FISU җитәкчелеге Казанда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек темпларын бәяли

Казанга ике көнлек визит кысаларында FISU һәм 2013 елгы Универсиаданың оештыру комитеты вәкилләре IT-технологияләр департаментының оештыру планы һәм структурасы хакында фикер алышачак
(Казан, 28 сентябрь, “Татар–информ”). Бүген Казанга эш визиты белән FISU ның җәйге Универсиадалар буенча директоры Марк Вандеплас һәм IT-технологияләр буенча консультант Анна Радонич («Siemens» компаниясе) килде.
Татарстан башкаласына ике көнлек визит кысаларында Бөтендөнья студентлар спорты федерациясе һәм 2013 елгы Универсиаданың оештыру комитеты вәкилләре IT-технологияләр департаментының оештыру планы һәм структурасы хакында фикер алышачак. Моннан тыш, алар спорт объектлары белән дә танышырга ниятли, дип хәбәр ителә 2013 елгы Универсиаданың рәсми сайтында.