Ил җыелмасында "Рубин" командасыннан ике генә футболчы калды

Имгәнү сәбәпле, Магомед Оздоев җыеннарда катнаша алмый.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" командасы футболчысы, ярымсакчы Магомед Оздоев, имгәнү сәбәпле, Россия футбол җыелмасы белән җыеннарда катнаша алмый. Оздоев урынына тренерлар штабы "Ахмат" командасыннан Антон Швецны чакырткан.

Шулай итеп, Россия футбол җыелмасының 28 август – 3 сентябрь көннәрдәге Новогорскида уза торган җыеннарында "Рубин"нан ике футболчы – сакчылар Эльмир Нәбиуллин белән Владимир Гранат кына катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, җыелманың киңәйтелгән исемлегенә "Рубин"нан 5 футболчы кертелгән иде. Әмма соңрак Максим Канунников белән Руслан Камболов исемлектән төшеп калды.

Ил җыелмасы 3 сентябрьдә Мәскәүнең "Динамо" командасына каршы контроль матч уздыра. Уен 17.30 сәгатьтә башлана.