Казанда “Автоледи – 2015” машина йөртү осталыгы республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Җиңүчеләрнең барысы да – Казаннан

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). Кичә Казанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе административ комплексы территориясендә “Автоледи – 2015” машина йөртү осталыгы республика конкурсы финалы уздырылды.

Искәртеп үтик: беренче “Автоледи” конкурсы 1998 елда Халыкара хатын-кызлар көнендә Яр Чаллыда үткәрелде. 1999 елдан ул Казанда да, 2000 елдан республика күләмендә уздырыла.

Конкурсны ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе, ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе, Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте оештыра.

“Автоледи” бәйгесе ике этапта үткәрелде. Аның беренчесендә, шәһәр һәм район сайлап алу ярышларында, хатын-кыз йөртүчеләрнең иң яхшылары билгеләнде. Җиңүчеләр сынауны конкурның икенче йомгаклау өлешендә дәвам иттерде.

Катнашучыларның автомобильләре, озынлыгына бәйле рәвештә, 3 класска бүленде: “Мини”, “Миди” һәм “Макси”. Машинаның теге яки бу класска керүе автомобильне техник карау барышында билгеләнде.

Конкурста катнашучылар ярышларның ике этабын узды. Теоретик этап барышында юл йөрү кагыйдәләре, автобиль белән куркынычсыз идарә итү нигезләре, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә Россия законнары, йөртүчеләрнең җинаять, административ һ.б. җаваплылыгы, юл һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән затларга беренче ярдәм күрсәтү юллары буенча белемнәр тикшерелде. Икенче этапта гүзәл затлар вакытка катлаулы күнегүләр ясаганда җиңел машина белән идарә итү күнекмәләрен күрсәтте.

Җиңүчеләрнең барысы да – Казаннан. I урынга һәм “Автоледи – 2015” тасмасына Евгения Насыйбуллина лаек дип табылды. II урынны Алина Мамыкина, III урынны Марина Мөхәммәтгалиева яулады.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, кубоклар һәм дипломнар тапшырылды.

Бу хакта ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.