news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы Токиода Олимпиадада көмеш медаль алды

Ул 2020 елгы Олимпиадада медаль алган беренче Татарстан вәкиле булды.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның «Синтез» клубы йөзүчесе, Бөгелмәдә туган 26 яшьлек спортчы Александр Красных Токиода Олимпия уеннарында көмеш медаль алды. Ул ир-атлар арасында 4×200 метрга ирекле стильдә йөзү эстафетасында катнашкан.

Спортчы 2020 елгы Олимпиадада медаль алган беренче Татарстан вәкиле булды.

Александр Красных эстафетада үзе катнашмады, старт алдыннан аны алыштырдылар. Мартин Малютин, Иван Гирев, Евгений Рылов һәм Михаил Довгалюктан торган Россия командасы финалда дистанцияне 7:01.81 секундта йөзеп узды.

Россия спортчылары бары тик Британия спортчыларына гына оттырды. Җиңүче команда 6:58.58 секунд нәтиҗә күрсәтеп, Европа рекордын яңартты.

«Синтез» клубы йөзүчесе Александр Красных беренчел йөзү эстафетасында катнашты һәм командага 2020 елгы Олимпия уеннарының финалына узарга ярдәм итте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100