XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары уты Яр Чаллыга килеп җиткән

Автошәһәрдә эстафета маршруты 45 этаптан торган. Утның шәһәр буйлап хәрәкәт итү трассасы 10550 метр булган, аның 1000 метры – су буйлап

(Яр Чаллы, 28 июнь, «Татар-информ»). XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары уты Яр Чаллыга килеп җиткән. “Мәңгелек ут” мемориаль комплексы янында утны тапшыру тантанасы булган. Тукай районыннан эстафетаны башкарма комитет җитәкчесе Фәрхәт Латыйпов һәм шәһәр халкы кабул иткән.

Бөтендөнья студентлар уеннары символы 20 нче июньнән ТР буйлап сәяхәт кыла. Яр Чаллы - Татарстанда Универсиада утын кабул иткән 24 нче муниципаль берәмлек.

“Бүген без Бөтендөнья студентлар уеннары символын – Универсиада утын кабул итәбез. Яр Чаллының аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы уңаенннан куелган Мәңгелек ут янында кабул итүе әһәмиятле. Волгоград герой-шәһәрендәге Мамай курганында кабызылган факел шәһәрнең һәм “КАМАЗ”ның иң яхшы төзүчеләре тарафыннан китерелде. Бүген дә Универсиада утын Яр Чаллы буйлап иң лаеклы кешеләр алып барачак”, - диде Фәрхәт Латыйпов.

Соңыннан башкарма комитет җитәкчесе Универсиада утын XXVI Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының тхэквондо буенча алтын призеры Арсен Цинаридзега тапшырды.

Автошәһәрдә эстафета маршруты 45 этаптан торды. Утның шәһәр булйап хәрәкәт итү трассасы 10550 метр булды, аның 1000 метры – су буйлап.

Универсиада утын Владимир Чагин җитәкчелегендә легендар “КАМАЗ-Мастер” машинасында алып бардылар. Индивидуаль узышта велоспорт буенча Россия чемпионы Илнур Закарин ут белән үзенең тимер атында Мәләкәс һәм Чаллы елгалары күперләре аша узды. Шулай ук Чаллының факел йөртүчеләре арасында спорт мастерына кандидатлар, халыкара һәм Россия спорт яршларында җиңүчеләр, спортчылар булды.

Универсиада уты су юлы белән шәһәрнең яр буена килеп җитте, анда синхрон йөзү буенча команда капитаны Лилия Низамова факелны шәһәр мэры Васыйл Шәйхразиевка тапшырды. Яшьләр көне бәйрәменең төп сәхнәсендә ут касәсен кабызу тантанасы булды.

Универсиада уты бүген, 28 июньдә, үз юлын дәвам итә.