^Украинаның җыелма командасы уенчысы «Рубин»га күчәргә мөмкин

^Украинаның җыелма командасы уенчысы «Рубин»га күчәргә мөмкин

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Фәрит Җиһангиров). Казанның «Рубин» җитәкчелеге Самараның "Крылья Советов" командасының футболчысы Андрей Гусинны чакырырга ниятли. Гусин «Рубин»га февральдә үк күчәргә мөмкин иде, әмма трансфер булмау сәбәпле, Украинаның ярымсакчысы Самара командасына эләккән, дип хәбәр итә "Спорт-Экспресс".