Иртәгә «Ак Барс» яңа сезонга әзерләнә башлый

Иртәгә «Ак Барс» яңа сезонга әзерләнә башлый

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Фәрит Җиһангиров). Кичә Казанның «Ак Барс» командасының төп составы хоккейчылары ялдан чыкты. Команда ике көн дәвамында медицина тикшеренүе үтәчәк, ә 29 июльдә тренировкалары башланачак.

«Ак Барс» составында яңа уенчылар: капкачы Александр Еременко, сакчылар Игорь Щадилов һәм Илья Никулин, һөҗүмчеләр Алексей Чупин, Владимир Воробьев, Алексей Терещенко (барысы да – «Динамо», Мәскәү), Алексей Бадюков («Северсталь», Череповец), Дмитрий Дударев («Сибирь», Новосибирск) и Михаил Юньков («Крылья Советов», Мәскәү), дип хәбәр итә Казан клубының рәсми сайты.