"Динамо-Казан" волейболчылары финал сериясенең өченче матчында Мәскәү командасына оттырды

Өч җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядә дүртенче матч иртәгә Казанда уза.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы үз мәйданында Мәскәүнең "Динамо" командасына оттырды – 2:3. Казан кызлары беренче ике партиядә ышанычлы җиңү яулаганнан соң уен җебен кулдан ычкындырды.

Финал сериясе инде 17 апрельдә үк старт алды – көндәшләр Мәскәүдә ике уен уздырды. Аннары "Динамо"ның Чемпионнар лигасы "Дүртлек финалы"нда катнашуы сәбәпле 10 көнлек тәнәфес булып алды. Хәзер серия Казанда дәвам итә.

Сериянең Мәскәүдә узган беренче уенында җиңүгә ирешкәннән соң, Казан кызлары икенче очрашуда оттырса да, аларның үз тамашачылары алдында чемпионатның җиңүчесе булу мөмкинлеге бар иде. Бүгенге уен алдыннан өч җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериянең 1:1 булуын, ә өченче һәм дүртенче уеннарның Казанда узуын истә тотсаң, "Динамо-Казан" үз мәйданында "алтын"лы булу өчен бар тырышлыгын эшкә җигәргә тиеш иде.

Уенның башында шулай булып чыкты да – "Динамо-Казан" волейболчылары Мәскәү кызларына артык мөмкинлек тудырмый гына беренче ике партиядә җиңү яулады. Менә шуннан соң көндәшләр уен җебен үз кулларына алып, рәттән ике партиядә өстенлеккә иреште.

Казан командасы бишенче кыска партия – тай-брейкта "кабат уянды": уенны үз файдасына төгәлләргә теләп шактый каршылык күрсәтсә дә, азактан төгәллек җитеп бетмәде – 16:18.

Шулай итеп, сериядә Мәскәү командасы беренче тапкыр алга чыкты. Дүртенче партия иртәгә Казанда – "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә уза. Башлану вакыты – 19:00 сәгатьтә. Казан командасына ялгышырга ярамый, ә Мәскәү клубы чираттагы уенда ук серияне төгәлләү өчен тырышачак.

Сүз уңаеннан, "Динамо-Казан" командасы уенчылары Ирина Заряжко, Евгения Старцева, Ирина Филиштинская, Екатерина Уланова ил җыелмасына чакыру алды. Ә Казан клубының яшь уенчысы Анна Котикова ил җыелмасына беренчел күзәтүләр узу өчен чакырылды.

Волейбол. Россия чемпионаты. Финал. 3 нче матч. "Динамо-Казан" (Казан) – "Динамо" (Мәскәү) 2:3 (25:21, 25:20, 21:25, 18:25, 16:18).

Сериядә исәп: 1 – 2 (3:0, 0:3, 2:3)