"Ак Барс" хоккей клубы команда капитаны белән килешүне озайтты

Александр Свитов тагын бер елга Казанда кала.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). "Ак Барс" хоккей клубы һөҗүмче, 34 яшьлек Александр Свитов белән килешүне озайтты. Команда капитаны белән яңа килешү бер елга төзелде.

2013-2014 елгы сезоннан бирле Казан командасы өчен уйнаучы Александр Свитов бу сезонда "Ак Барс" составында 67 матчта бозга чыкты һәм 31 (14+17) очко җыйды. 

Казан клубы бүген шулай ук 33 яшьлек һөҗүмче Дмитрий Обухов белән дә бер елга килешүне озайтты. Обухов бу сезонда 58 матчта катнашып, командага 14 (3+11) очко китерде.