"Ак Барс" хоккей клубы Андрей Чибисов белән килешүне озайтты

24 яшьлек һөҗүмче Казан командасында тагын ике елга калды.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). "Ак Барс" хоккей клубы һөҗүмче, 24 яшҗлек Андрей Чибисов белән килешүне озайткан. Яңа килешү ике елга төзелде, дип хәбәр итә Казан клубының матбугат хезмәте.

Андрей Чибисов бу сезонда "Ак Барс" составында 54 матчта бозга чыкты һәм 12 (5+7) очко җыйды. Әлеге уеннарның 5сен һөҗүмче плей-оффта уздырды һәм голга китергән 1 нәтиҗәле пас бирде. Моннан тыш Андрй Чибисов бу сезонда Югары хоккей лигасында Казанның "Барс" командасы составында 4 матч уздырып, 4 (1+3) очко җыйды.

Хоккейчы белән гамәлдәге килешүнең вакыты 30 апрельдә чыга иде.