news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш самбочылары призлы урыннар алды

Фәридә Эбрахим 59 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады.

(Лаеш, 28 март, «Татар-информ», «Кама ягы», Надежда Ихсанова). Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 2006-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Лаеш районы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр призлы урыннар алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 270тән артык спортчы катнашты.

Фәридә Эбрахим 59 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады. Басант Эбрахим 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче булды. Игорь Желтов 38 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынны алды. Яшь самбочылар белән Роберт Борһанов, Рамил Галиәкбәров һәм Рөстәм Насыйбуллин шөгыльләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100