news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча хоккей командасы Сочидан җиңү белән кайтты

Әлегә боз сарае эшләми, малайлар ял итә.

Арча хоккей командасы Сочидан җиңү белән кайтты

(Арча, 28 март, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Румия Надыршина). Арчаның «Ястребы» хоккей командасы Сочида узган уеннарда җиңеп кайтты. Алар 25 мартта районга кайтып җитте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яшь спортчыларны әти-әниләр, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Арча боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров каршы алды.

Арча боз сараенда 2009 елгы спортчылар белән очрашу булды. Район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов аларны җиңүләре белән котлады һәм уңышлар теләде.

Арча егетләре белән тренерлары Артур Гәрәев шөгыльләнә..

Әлегә боз сарае эшләми, малайлар ял итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100