Теләчедә чаңгы сезонын ябу уңаеннан ярыш узды

Ярышның иң яшь катнашучысы булып Алия Шәйхетдинова танылды.

 (Теләче, 28 март, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләчедә чаңгы сезонын  ябу уңаеннан ярыш узды, дип яза җирле басма.

Әлеге ярыш башкаларыннан ярыш дистанцияләренең шактый озын булуы белән аерылып трды. Бу көнне хатын-кызлар - алты, ир-егетләр тугыз чакрым арага узышты. Чаңгы юлы озын булса да, беркем дә авырлык кичермәде. Киресенчә, күпчелек тагын да озынрак булуын теләде. “Ерак арага узышып гадәтләнсәң, республикакүләм ярышларда узышу җиңел була”, - ди районкүләм ярышларның даими җиңүчесе Гөлнара Мәүләвиева.

Димәк, бөек рус полководецы Александр Суворов әйткәнчә, “Өйрәнгәдә авыр булса да, сугышканда җиңел була”. Бу юлы да Гөлнара хатын-кызлар арасында үткәрелгән ярышта финишка беренче булып килде. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Җөри урта мәктәбе укучысы Азалия Дәүләтшина белән Теләче урта мәктәбе укучысы Алия Шәйхетдиновалар бүлеште. Ир-егетләр арасында үткәрелгән ярышта тренер егет Айназ Фәтхуллинга тиңнәр табылмады. Икенче һәм өченче урыннарда район газ хуҗалыгы хезмәткәре Илсур Галимов белән Фердинанд Шәмсиев. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшьләргә биргесез итеп шуган Иске Җөридән Рәис Дәүләтшин белән Теләчедән Камил Нәҗметдиновларның зур ихтыяр көченә ия булуларына сокланырга гына кала. Финишка чаңгы шуу осталарныннан бераз калышып килгән, әмма үзендә тугыз чакрым араны узарга көч тапкан Илдар Зиннәтов та зур чыдамлык үрнәге күрсәтте. 

Ярышның иң яшь катнашучысы булып Алия Шәйхетдинова танылды. Азактан җиңүчеләргә медальләр, Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.