Кукмарадан гүзәл ханым кул көрәше буенча Россия чемпионатында җиңү яулады

Рузия Габдрахманова Россиянең иң яхшы спортчысы дип тә танылды

 (Кукмара, 28 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге педагогы Рузия Габдрахманова Мәскәү өлкәсенең Протвино шәһәрендә кул көрәше буенча узган Россия Чемпионатында катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Рузия ветераннар арасында чемпион калды, 80 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында көмеш медальгә ия булды.

Рузия Габдрахманова "2016 елда армспорт буенча Macter категориясендә Россиянең иң яхшы спортчысы" дигән диплом белән бүләкләнде.