"Ак Барс" Казанда "Металлург" командасы белән очраша

Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядә "Ак Барс"ның җиңү яулаганы юк әле.
(Казан, 28 март, "Татар-информ") Бүген Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция финалында "Металлург" командасына каршы өченче уенны уздыра. "Татнефть Арена" боз сараендагы матч 19:00 сәгатьтә башлана.Бүгенег уен – дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядәге өченче матч. Магнитогорскида узган беренче ике очрашуда боз хуҗалары өстенлеккә ирешкән иде."Ак Барс" әлеге очрашу алдыннан шактый уенчысын югалтты. "Ак Барс"ның Магнитогорскида узган уеннарда җәрәхәт алган өч хоккейчы Континенталь хоккей лигасының рәсми сайтында имгәнгән хоккейчылар исемлегендә урын алган инде. Алар – һөҗүмчеләр Дмитрий Архипов, Денис Голубев, шулай ук сакчы Михал Йордан. Кайбер мәгълүматлар буенча, Архипов белән Йордан бу сезонда башкача уйный алмаячак.Хоккей. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция. Финал. 3 нче матч. "Ак Барс" (Казан) – "Металлург" (Магнитогорск) – 28 март, 19:00.Сериядә исәп: 0 - 2 (1:2 ОТ, 0:2).