news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Нагуманов Әлмәт көрәшчеләре командасын уңышлары белән котлады

Ел нәтиҗәләре буенча бөтен республикадан 69 команда арасында район батырлар беренче урын яулады.

Тимур Нагуманов Әлмәт көрәшчеләре командасын уңышлары белән котлады
almet-rt.ru

(Әлмәт, 28 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт көрәшчеләре командасы һәм «Ак Бүре» көрәш федерациясе вәкилләре белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Башлык команданы 2019 елда Әлмәт спортчылары һәм команда әгъзалары яулаган югары казанышлары белән котлады. Ел нәтиҗәләре буенча бөтен республикадан 69 команда арасында район батырлар беренче урын яулады.

Елның иң яхшы тренерлары булып Ильяс Билалов һәм Руслан Нургалиев танылды.

«Ел спортчысы» исеменә елның барлык төп турнирларында да чемпион булган Искәндәр Мортазин лаек булды.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100