Тукай районында ату спорты буенча команда беренчелеге һәм чемпионат булып узды

Ярышларга барлыгы 11 мәктәп һәм 4 авыл җирлеге командасы катнашты

 (Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Тукай районы Яңа бистәсенең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында ату спорты буенча команда беренчелеге һәм чемпионат үтте. Ярышларга барлыгы 11 мәктәп һәм 4 авыл җирлеге командасы – 80гә якын спортчы катнашты.

Бөтен катнашучылар медальләр, грамоталар, җиңүче командалар исә кубоклар белән бүләкләнде, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.