Әлмәттә чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы узышы буенча ТР ачык беренчелегенә ярышлар башланды

Иртәгә Лениногорскида чаңгы трамплиннары комплексында ике төр чаңгы ярышы буенча чираттагы тур узачак

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Бүген, 28 нче февральдә, Әлмәт шәһәренең “Снежинка” чаңгы базасында чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча “Өч шәһәре турнесы: Әлмәт – Лениногорск – Казан” Татарстан Республикасы ачык беренчелегенең рәсми ачылышы узды, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында.

Беренчелектә Әлмәт, Лениногорск, Казан шәһәрләреннән 18 яшь спортчы катнаша, аларның өчесе – кызлар.
Иртәгә, 1 нче марта, Лениногорскида чаңгы трамплиннары комплексында ике төр чаңгы ярышы буенча чираттагы тур узачак, 2 нче мартта ул Казанда үтәчәк.