“Рубин” чемпионатка әзерлекнең соңгы этабын башлый

“Рубин” чемпионатка әзерлекнең соңгы этабын башлый

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Җиһангиров). Чәршәмбе көнне Голландиядә “Рубин”ның алдагы сезонга әзерлегенең йомгаклау этабы башлана. Казан клубы өчен футбол премьер-лигасы чемпионаты 13 март көнне Раменода җирле “Сатурн” белән очрашудан башланып китә. Бүген команданың баш тренеры Корбан Бердыев Испаниядәге җыеннардан соң (андагы La Manga Cup сезон алды турнирында “Рубин” җиңүче булган иде), традицион матбугат конференциясендә журналистлар сорауларына җаваплар бирде.

“Рубин”ның остазы команданың сезонга әзерлеге белән канәгать булуын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Казан клубы уенчылары инде бүген үк яхшы физик хәзерлектә. Голландиядәге соңгы җыенда уен вакытында тактик үзгәрешләргә, стандарт торышларны үтәүгә зур игътибар биреләчәк. 1994 елда Россиянең иң яхшы футболчысы дип танылган һөҗүмче Игорь Симутенко белән контракт төзелгән. Моннан тыш, клуб Сент-Винсент һәм Гренадина утраулары җыелма командасы сакчысы Уэсли Чарльз, Ямайка җыелма командасы һөҗүмчесе Дамани Ральф, шулай ук “Академик”тан Шестаков һәм Журавлевлар белән килешүләр төзүгә якын. “Рубин”ның ярымсакчы Алексей Бахарев белән кызыксынуы турындагы мәгълүматлар да расланды. Ләкин хәзерге вакытта әлеге уенчы, узган елның декабрендә булган операциядән соң тернәкләнеп җитмәү сәбәпле, аның белән ныклы сөйләшүләр алып барылмаган.