Казанның "Синтез" һәм Волгоградның "Лукойл-Спартак" командалары уены бер якның да җиңмәве белән тәмамланды

Казанның "Синтез" һәм Волгоградның "Лукойл-Спартак" командалары уены бер якның да җиңмәве белән тәмамланды

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Казанның "Синтез" һәм Волгоградның "Лукойл-Спартак" командалары уены 8:8 исәбе белән тәмамланды. Кичә Казанның "Оргсинтез" бассейнында су полосы буенча Россия чемпионатының 3 этабы 6 турының планлаштырылган ике матчының берсе үтте.

Уенның дүрт периодында да көндәшләр арасында каты көрәш барды, әмма җиңүче барыбер ачыкланмады. "Синтез" уенчылары арасында Андрей Белофастов (3), Жарко Петрович (2), Дмитрий Горшков, Ирек Зиннуров һәм Денис Живчиков, "Лукойл-Спартак" командасыннан Андрей Рекечинский (2), Сергей Дроздов, Юрий Смоловой, Алексей Агарков, Николай Козлов, Алексей Панфили и Виталий Юрчик аерылып торды. Командалар арасында яңадан көрәш бүген булачак.