Казан шашкачылары Россия Беренчелегендә биш медальгә лаек булган

Казан шашкачылары Россия Беренчелегендә биш медальгә лаек булган

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Мәскәү янында рус шашкасы буенча үткән Россия Беренчелегендә Татарстан спортчылары берьюлы биш бүләккә лаек булган. Бүген җиңүчеләр бүләкләнәчәк, ә иртәгә спортчылар Татарстанга кайтачак.

16 яшькәчә катнашучылар арасында беренче урыны Евгения Яллина алган, 20 яшькәчә егетләр арасында алтын медаль Денис Шогинга тапшырылган, 14 яшькәчә малайлар арасында көмеш медальне Рәдиф Шәрифуллин яулаган, 16 яшькәчә катнашучылар арасында өченче урынны Андрей Гнелицкий алган. Шулай ук бронза медальләргә Юлия Попова (12 яшькәчә кызлар арасында) һәм Гүзәл Гатауллин (14 яшькәчә) лаек булган. Барлык спортчылар да - республиканың Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе вәкилләре.