news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казан мэры кубогы өчен шахмат турниры башлана

Ярышларны ачу тантанасында совет һәм Россия шахмат мәктәбе легендасы Анатолий Карпов катнашуы көтелә.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда «Первая» Олимпия резервы спорт мәктәбендә 28 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр Мэр кубогына шахмат турниры узачак.

Ярышлар 28 гыйнварда 14:30 сәгатьтә башлана. Турнирда 10 гроссмейстер катнашачак, алар арасында Россия рейтингында 1 нче урынны һәм дөнья күләмендә 5 нче урынны алган спортчы Владислав Артемьев, шулай ук Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән 32 спортчы бар. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Турнир ачылу көнендә жирәбә һәм тиз шахмат буенча беренче дүрт тур уздыру планлаштырылган, шимбә көнне тугыз турдан калган биш тур була. Финал көнендә блицтурнир узачак, дип хәбәр иттеләр Физик культура һәм спорт комитетында. Җиңүчеләрне бүләкләү 30 гыйнварда 14:00 сәгатьтә булачак.

Ярышларны ачу тантанасында совет һәм Россия шахматчысы, шахмат буенча дөнья чемпионы Анатолий Карпов катнашыр дип планлаштырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100