news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матыцин Миңнехановны Татарстан атлетларының Лозаннадагы уңышлы чыгышы белән котлады

РФ Спорт министры Татарстан спортчыларының әзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.

Матыцин Миңнехановны Татарстан атлетларының Лозаннадагы уңышлы чыгышы белән котлады
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия спорт министры Олег Матыцин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады. Ул анда Миңнехановны Татарстан спортчыларының Швейцариядәге кышкы яшүсмерләр Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясавы белән котлаган.

«РФ Спорт министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән команда зачетында россиялеләрнең җиңүенә үз өлешен керткән Татарстан Республикасы спортчыларын III кышкы яшүсмерләр Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясавы белән тәбрик итәм», - дип искәрткән Матыцин.

«Татарстан Республикасы спортчылары төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында әзерлекләре югары булуын күрсәтә, бу төбәк җитәкчелегенең физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләренә игътибары хакында сөйли», - дип билгеләп үткән министр.

2020 елгы кышкы яшүсмерләр Олимпия уеннары 9-22 гыйнварда Швейцариянең Лозанна шәһәрендә узды. Россия командасы составына Татарстанның дүрт вәкиле («Ак Барс» Хоккей академиясендә тәрбияләнүче Гадел Сафин, чаңгычы Илүзә Усманова, фигуралы шуу остасы Диана Мөхәммәтҗанова һәм фристайлер Данил Садриев) керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100