Түбән Кама чаңгычылары Идел буе федераль округы чемпионатында уңышлы чыгыш ясады

Түбән Каманың чаңгычы кызлары Идел буе федераль округы беренчелегендә бер – алтын, ике көмеш медаль яулады
(Түбән Кама, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама чаңгычылары чираттагы мәртәбә Идел буе спортчылары арасында үзләренең өстенлеген күрсәтте. “Нефтехимик” клубында тәрбияләнүчеләр бер – алтын һәм ике көмеш медаль яулады.
Түбән Каманың ике спортчысы чаңгыда узышу буенча Идел буе федераль округы чемпионатында призлы урыннарга лаек булды. Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән җыелган 200гә якын спортчы катнашындагы ярышлар кичә Самара шәһәрендә төгәлләнде. “Нефтехимик” спорт клубында тәрбияләнүче Диләрә Сабирҗанова 1300 метрлы спринтер дистанциясендә финишка беренче булып килде, моннан тыш, ул ирекле стиль белән 10 чакрым арага йөгерүдә алтын медаль алды. Түбән Каманың тагын бер спортчысы – Алия Иксанова спринтта мактау пьедесталының икенче баскычын яулады.
Идел буе федераль округы чемпионаты призерлары тренерлар Владимир Перетурин һәм Леонид Савосинда тәрбияләнә.