Россия Олимпия комитеты президенты Леонид Тягачев: чемпионат Россиянең әйдәп баручы спорт державасы абруен ныгытачак

Россия Олимпия комитеты президенты Леонид Тягачев: чемпионат Россиянең әйдәп баручы спорт державасы абруен ныгытачак
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Россиянең Олимпия комитеты президенты Леонид Тягачев туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионаты катнашучыларына сәламләү юллады. Халыкара туплы хоккей федерациясенең 50 еллыгы тулган көннәрдә чемпионат әлеге спорт төрен яраткан бар кешенең игътибарын җәлеп итәчәк, халыкара элемтәләрне үстерү өчен яңа юллар ачачак һәм Россиянең дөньяда әйдәп баручы спорт державасы буларак абруен ныгытачак. Киләчәктә бенди кышкы Олимпия уеннары программасына кертеләчәк дип ышанам, ди Леонид Тягачев сәламләвендә.