ТР территориясендә Олимпия утын Николай Никифоров җитәкчелегендә 370 факел йөртүче алып барачак

30 нче декабрьдә сәгать 9да Казан тимер юл вокзалында эстафетага старт бирелә

 (Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). 30-31 нче декабрьдә ТР территориясендә Олимпия уты эстафетасында 370 факел йөртүче катнашачак. Бу хакта бүген әлеге вакыйгага багышланган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Факел йөртүчеләр арасында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Казан мэры Илсур Метшин, танылган спортчылар, Олимпия уеннары призерлары Василий Мосин, Елена Мигунова, Светлана Демина, Паралимпия уеннары чемпионы - Ирина Полякова, мәдәният эшлеклеләре: ТР Дәүләт симфония оркестры баш дирижеры Александр Сладковский, җырчы Динә Гарипова булачак.
30 нче декабрьдә сәгать 9да Казан тимер юл вокзалында эстафетага старт бирелә.
Ике көн дәвамында эстафета Казанда, Болгарда һәм Зөядә узачак.