Бүген «Ак Барс» ХК Минск шәһәрендә «Динамо» белән уйный

Уен сәгать 20.00 башлана

 (Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Ак Барс” командасы Минск шәһәрендә КХЛ чемпионатының чираттагы матчын уздыра. “Динамо” белән уен сәгать 20.00 башлана.
«Динамо» - «Ак Барс» матчын Роман Гофман, Александр Черенков (икесе дә – Мәскәү), Алексей Копосов, Александр Отмахов (икесе дә – Екатеринбург) составындагы судьялар бригадасы бәяли. “ТНВ” телеканалы хоккей яратучыларга туры трансляцияне тәкъдим итә (репортаж сәгать 20.00 башлана), дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.