news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Уфада дзюдо буенча Европа чемпионатында катнашучыларны сәламләде

Әлеге ярышлар Токиодагы XXXII Олимпиада Уеннары программасына да кертелгән.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Уфада башланган катнаш командалар арасында дзюдо буенча Европа чемпионатында катнашучыларны сәламләде. Шул хактагы телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.

«Илебездә шундый абруйлы халыкара ярышлар үткәрү — Россия дзюдо мәктәбенең югары дәрәҗәсен, аның көрәш традицияләрен яңа казанышлар белән баетырга һәм офыкларын киңәйтергә әзер булуын тану ул», — диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, ярышларның чагыштырмача яңа форматына да карамастан, аның белән профессионаллар һәм һәвәскәрләр генә кызыксынып калмаган — ул Токиодагы XXXII Олимпиада Уеннары программасына да кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100