news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында яңа хоккей сезонына әзерләнәләр

Район халкы хоккей мәйданчыкларына боз сала, шугалаклар кора.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында яңа хоккей сезонына әзерләнәләр. Бу хакта район газетасы яза.

Район башкарма комитетының яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Ильмир Шәфиев сүзләренә караганда, районда хоккей уйнау өчен җиһазландырылган алты спорт мәйданчыгы бар, аларның өчесе Базарлы Матакта һәм берәр Иске Матак, Түбән Әлки һәм Чуаш Кичүе авылларында.

Калган торак пунктларда авыл кешеләре буа, күл, елгаларда үзләре шугалаклар коралар яки тигез өслекле җирне боз белән каплыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100