news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дакар-2021» ралли-марафонының төгәл маршруты билгеле булды

Узышларда катнашучыларның якынча исемлегендә 321 транспорт, шул исәптән «КАМАЗ-мастер» командасының 4 йөк машинасы да бар.

«Дакар-2021» ралли-марафонының төгәл маршруты билгеле булды
https://kamazmaster.ru/

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 43нче «Дакар» ралли-рейдын оештыручылар 2021 елның 3 гыйнварында Согуд Гарәбстанында башланачак узышларның маршрутын тәкъдим итте. Узышлар Джидда шәһәрендә башланачак һәм 15 гыйнварда шунда ук төгәлләнәчәк. 7646 чакрым озынлыктагы юлда 4767 чакрым махсус участок бар, катнашучылар анда үзара ярышачак.

Маршрутка яңа махсус участоклар да кертелгән. Тиз участокларның озынлыгы һәм саны кимегән, киртәләрне узып чыгар өчен йөртү техникасына, навигация күнекмәләренә күбрәк игътибар итәргә туры киләчәк, дип саный оештыручылар.

Катнашучыларның якынча исемлегендә 321 транспорт бар. Болар: 108 мотоцикл, 21 квадроцикл, 124 җиңел автомобиль һәм SSV (мотовездеход) һәм 42 йөк машинасы. Шулай ук узышларда «Классик Дакар» дигән яңа категориядә 2000 елга кадәр җитештерелгән 26 автомобиль һәм йөк машинасы катнашачак.

«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакарда» дүрт экипаж белән катнашачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100