Медведев 2013-2015 елларга физик культура һәм спорт үсеше буенча дәүләт программасы планын раслады

Документта 2013 елда Сочи Олимпиадасына һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек каралган

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2013-2015 елларга физик культура һәм спорт үсеше буенча дәүләт программасы планын раслады. Бу хактагы карар РФ Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.
2013 елга һәм 2014-2015 елларга “Физик культура һәм спорт үсеше” дәүләт программасын гамәлгә кую планында физик культура һәм спорт мәсьәләләрен көйләүче норматив хокукый базаны камилләштерүгә; төрле категория һәм төрле төркемнәр өчен массакүләм спорт чаралары үткәрүгә; федераль бюджеттан РФ субъектлары бюджетларына физик культура һәм спорт үсеше өчен өстәмә ярдәм күрсәтүгә; РФ территориясендә халыкара спорт ярышларына әзерлек һәм үткәрүгә юнәлдерелгән контроль вакыйгалар каралган.
Планда һәр контрольгә алынган вакыйганың үткәрелү вакыты һәм башкарма хакимиятнең федераль органнарында җаваплы башкаручылар күрсәтелгән.