news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбәнкамалы Михаил Сергачев халыкара класслы спорт мастеры булды

НХЛда 2021-22 елларда старт алган сезонны исәпкә алмыйча, Сергачев 284 матч үткәрде, аларда 136 очко җыйды

Түбәнкамалы Михаил Сергачев халыкара класслы спорт мастеры булды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама хоккейчысы Михаил Сергачев халыкара класслы спорт мастеры булды.

«Безнең спортчыбыз Михаил Сергачев халыкара класслы Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булды. Мишаны котлыйбыз!», — дип яза Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты «Нефтехимик» матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«Нефтехимик» шәкерте 2014-15 сезонында Казан юниорларының «Ирбис» клубы өчен 25 матч уйнады, аннан океан артына китте. Сергачев үзен юниорлар һәм яшьләр дәрәҗәсендә океан аръягындагы минор лигасында уңышлы күрсәтте. Нәтиҗәдә, 2016 елгы НХЛ драфтында Михаилны югары гомуми тугызынчы номер астында беренче раундта атаклы «Монреаль Канадиенс» сайлады.

2016 елның 13 октябрендә НХЛда Сергачевның «Баффало Сейбрс»ка каршы матчта дебюты һәм кайчандыр клуб өчен уйнаган «Монреаль» тарихында иң яшь сакчы булды. 2017 елдан башлап Түбән Кама егете «Тампа Бэй Лайтнинг» төсләрен яклый, аның белән бер ел элек ул Стенли Кубогына ия булды.

НХЛда 2021-22 елларда старт алган сезонны исәпкә алмыйча, Сергачев 284 матч үткәрде, аларда 136 очко җыйды (29 гол+107 пас). Быел көз Михаил Түбән Камага Стенли Кубогын алып кайтты.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100