news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада район башлыгы белән очрашуда хоккей мәсьәләсе хәл ителде

Балалар өчен беренче башлангыч хәзерлек төркеме оештырылган.

Алабугада район башлыгы белән очрашуда хоккей мәсьәләсе хәл ителде
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада ата-аналар район башлыгының кабул итүендә хоккей мәсьәләсен хәл итүне сорады.

«Күнегүләр үткәрү мөмкинлеген саклап калырга ярдәм итегез», − Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев янына 2010 елда туганнардан җыелган «Серебряные волки» командасының ата-аналар комитеты вәкилләре шундый гозер белән килгән. 

«Балаларыбыз хоккей белән 5 яшьтән шөгыльләнә. Узган сезон тәмамланганда безгә, командада балалар саны кыскару аркасында, күнегүләр туктатыла дип хәбәр иттеләр», − дип сөйли Ләйсән Зотина.

Аның сүзләренчә, бернинди башка юл да күрсәтмәгәннәр, югыйсә алардан бер елга олыраклар белән шөгыльләнү мөмкинлеген карап булыр иде.

Кабул итү барышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина аңлатуынча, проблема хәл ителгән. Балалар өчен беренче башлангыч хәзерлек төркеме оештырылган, анда 15 хоккейчы шөгыльләнә. Мәктәп штатына яңа тренер алганнар. Алар расписание буенча шөгыльләнәчәк. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100