^Казан шахматчылары Ауропа чемпионатында оттырды

^Казан шахматчылары Ауропа чемпионатында оттырды

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). Италиядә ирләр командалары арасында шахматлар буенча узган клуб чемпионатында “Ладья-Казан” командасы бары тик 16нчы урынга гына эләкте. Ә бит беренче 4 турдан соң Казан шахматчылары чемпионат лидерлары төркеменә керә иде. Әмма аннан соң алар рәттән өч тапкыр оттырды, бу исә “Ладья-Казан”ны турнир таблицасының уртасына төшерде.

Ахыргы нәтиҗә Казан шахмат дружинасы өчен Ауропа шахмат беренчелекләрендә чыгыш ясау елларында иң начары булды. “Томск-400” командасы Ауропа чемпионы исемен яулады.