“КАМАЗ” премьер-лигага чыгу өчен көрәшүен дәвам итә

“КАМАЗ” премьер-лигага чыгу өчен көрәшүен дәвам итә

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Җиһангиров). Чаллының “КАМАЗ” командасы беренче дивизион командалары арасында футбол буенча Россия беренчелегендә икенче урынга чыкты. Бу җиңүгә Юрий Газзаев командасына Новосбирскиның “Чкаловец-1936” клубын оту мөмкинлек бирде.

Кунаклар зур җиңүгә иреште, өч туп та “КАМАЗ” футболчылары тарафыннан икенче таймда 3 минутта кертелде. Хуҗаларны тар-мар итүне Белозеров башлады. Икенче тупны кертүдә Монарев аерылып торды. Соңгы нәтиҗәне Белозеров ясады – 3:0.

“КАМАЗ”ның 33 матчтан соң 54 очкосы бар. Краснодарның “Кубань”, Нальчикның “Спартак” һәм Мәскәү янының “Химки” командалары исәбендә шул ук кадәр балл. Әмма Чаллы клубының җиңүләре (20) күбрәк булу сәбәпле, икенче урында тора. Чемпионатта Владивостоктан “Луч-Энергия” беренчелекне яулады. Бу клуб 34 матчта уйнап, 75 очко җыйган.