Нурлатның "Факел" командасы футбол буенча Татарстан чемпионы булды

Татарстан беренчелегенең футбол буенча йомгаклау уеннары Кама Тамагында узды.

Казан, 27 август, "Татар-информ"). Кичә республиканың футбол командалары арасында Татарстан беренчелегенә йомгаклау уеннары оештырылды. Кама Тамагында үткән матчта Нурлат футболчылары җирле “Гипсовик”, аннан Җәлил командасы белән көч сынашты, дип хәбәр итә Нурлат районының рәсми порталы.

Ике уенда да нурлатлылар яхшы нәтиҗә күрсәтә: Кама Тамагын 4:0 исәбе белән отсалар, Җәлил егетләрен 3:0 исәбе белән җиңәләр. Шулай итеп, 37 очко җыйган Нурлат командасы Татарстан Республикасының икенче лига чемпионы булып кала.

Команда уенчылары Инсаф Вәлитов һәм Роберт Гомәров җиде гол белән лиганың иң яхшы снайперлары арасында алтынчы-җиденче урыннарга лаек була.

Әлеге җиңү Нурлатта шәһәр стадионы ачылышына символик бүләк булып тора, диелә район хәбәрендә.