«Рубин» бүген «Работнички»ны җиңеп, УЕФА Европа Лигасының төркем этабына үтә алды

Беренче тайм казанлыларның тулы өстенлеге белән узды

 (Казан, 27 август, "Татар-информ", Илдар Райманов). Бүген Казанда «Рубин» футбол командасы Македониянең Скопье шәһәренең «Работнички» футбол клубын минималь исәп белән җиңеп, УЕФА Европа Лигасының төркем этабына үтте.

"Рубин" (Россия) – "Работнички" (Македония) 1:0
Гол: 1:0 – 35 Карлос Эдуардо.
"Рубин": Рыжиков, Кверквелия, Лемос, Кузьмин, Котуньо, Билалетдинов, Карлос Эдуардо (Портнягин, 79), Оздоев, Георгиев, Канунников, Дядюн (Батов, 90).
"Работнички": Божиновски, Цикарски, Трайчевски (Йовановски, 87), Ристевски, Илиевски, Вуйчич, Сахити (Маркоски, 46), Сильяновски, Илиевски, Анене, Алтипармаковски.

Кисәтүләр: Ристевски (25), Канунников (51), Трайчевски (60), Кузьмин (85), Георгиев (90).

Беренче матч: 1:1.