Алексей Миллер “Зенит-Казан” клубына алга таба да ярдәм итүе турында ышандырды

“Газпром” башлыгы Иннополиста күргәннәрдән алган хис-кичерешләрен дә җиткерде

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Билгеле булганча, “Газпром” гавами акционерлык җәмгыяте, производство проектларыннан тыш, республиканың социаль һәм спорт проектларында да актив катнаша. Бүген “Газпром” ширкәте идарә рәисе Алексей Миллер, Казан Кремлендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң, журналистлар белән аралашканда, спорт турындагы сорауга да җавап бирде.

“Без “Зенит-Казан” клубының уңышлары белән горурланабыз. Мин команда белән даими очрашып торам. Дөрес куелган максат – уңышның яртысы дияргә була. Һәрвакыт беренче булырга кирәк дигән максат куйдык, нәтиҗәдә, без гел шуңа омтылабыз. “Газпром” бүлеп биргән финанслау үз җимешләрен бирә, ул илебезнең һәм чит илләрнең спорт мәйданнарында җиңүләрдә чагылыш таба. Рөстәм Миңнеханов катнашында ышандырам: командага алга таба да ярдәм итәчәкбез. Киләчәктә дә аңа Татарстан, “Газпром”, Россия байрагын халыкара аренада югары тотып баруын телибез”, - дип белдерде Алексей Миллер.

“Газпром” башлыгы 2016 нчы елда “Мәскәү-Пекин” раллие узачагы турында хәбәр итте. “Яңа ралли турында карар кабул ителде. Кытайдан коллегалар белән бергә дөньяда 1 нче номерлы ралли булдырачакбыз. Татарстан, “КАМАЗ-Мастер” – биредә төп катнашучыларның берсе”, - диде Миллер.

Искәртеп узыйк, Алексей Миллер Татарстанга визиты кысаларында Иннополиска да барды һәм анда күргәннәрдән хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Иннополиста барысы да иң югары дәрәҗәдә эшләнгән. Республика җитәкчелеген Россия һәм Татарстан өчен шундый әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруы белән котлыйсым килә”, - дип белдерде Миллер.

Рөстәм Миңнеханов аның сүзләрен куәтләп, Иннополиста “Газпром” өчен потенциал зур булуын ассызыклады. “Без Россия өчен IТ-үзәк булдырабыз. Биредә төп объект университет санала, аны тәмамлаган студентлар программа продуктларын әзерләү өлкәсендә эшләячәк”, - диде ул.

 Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.