"Ак Барс" Сочида сезонның икенче матчын үткәрә

Алар үз тарихларында бары бер тапкыр гына очрашкан, анда "барслар" 5:0 исәбе белән җиңгән

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы КХЛ чемпионатының яңа сезонында үзенең икенче матчын үткәрә. "Сочи" клубы белән очрашу 19 сәгать 30 минутта башлана.

Матчка  КХЛ арбитрлары: Павел Комаров, Сергей Беляев, Алексей Михель, Евгений Стрельцов хезмәт күрсәтә. Хоккей сөючеләр матч трансляциясен язмада карый ала: ТНВ уенны 22.00, КХЛ ТВ телеканалы 22.45, КХЛ HD  телеканалы– 03.20тә күрсәтә.

"Ак Барс" белән "Сочи" тарихларында бары бер тапкыр - узган сезонда гына очрашкан. 17 сентябрь көнне Сочида "барслар" 5:0 исәбе белән җиңгән (Малыхин, Никулин, Азеведо, Корнеев, Хешка).