"Рубин" командасының җыеннардагы беренче көндәше билгеле булды

Әлеге матч турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Австириядә җыеннар уздыручы "Рубин" футбол командасының контроль матчлар үткәрү өчен беренче көндәше билгеле булды. 28 июньдә Корбан Бердыев шәкертләре "Аустрия" командасы белән көч сынашачак.

"Аустрия" – Австрия чемпионатының 2016-2017 елгы сезондагы көмеш медаль иясе. Әлеге матч Мәскәү вакыты белән 19.00 сәгатьтә башлана һәм клубның каналы аша (YouTube) турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Бу уен "Рубин"ның җәйге җыеннардагы икенче контроль матчы булачак.