Ил җыелма командасы мәнфәгатьләрен күздә тотып, КХЛ регуляр чемпионаттагы 3 матчның вакытын үзгәртте

Шуның икесе “Ак Барс” катнашында

 (Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Континенталь хоккей лигасы җитәкчелеге киләсе сезондагы өч регуляр матчны уздыру датасын үзгәртте. Моңа ил җыелма командасы тренерлар штабының халыкара матчларга, шул исәптән Олимпиадага әзерлек белән бәйле мөрәҗәгате сәбәп булган.
Киләсе елның 9 гыйнварына билгеләнгән “Ак Барс”-“Авангард” очрашуы агымдагы елның 15 сентябрендә үк узачак. 28 гыйнварга билгеләнгән “Ак Барс”-ЦСКА матчы да иртәрәк – 3 ноябрьдә үтәчәк.
“Медвешчак”(Хорватия) –СКА матчы алдан билгеләнчә 2014 елның 29 гыйнварында түгел, ә быел 24 сентябрьдә уйналачак. Бу хакта КХЛның рәсми сайты хәбәр итә.