“Рубин”ның иң яхшы һөҗүмчесе Бразилиягә очты

“Рубин”ның иң яхшы һөҗүмчесе Бразилиягә очты

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Җиһаншин). Бразилия һөҗүмчесе Сантос Рони “Рубин” – “Зенит” матчында катнашмады һәм, хәтта Казан клубының запас уенчысы исәбендә дә түгел иде. Уенга берничә көн кала, тормыш иптәшенең әнисе авырып китү сәбәпле, ул Казаннан туган ягына китте. Хәер, бу формаль сәбәп кенә булды, шикелле. Рониның Бразилиягә китүенең сәбәбе шунда ки, футболчы һәм аның гаиләсе Россиядә яшәргә теләми.

Матчтан соңгы матбугат конференциядә “Рубин”ның тренеры Корбан Бердыев әйткәнчә, Бразилиядәге бер клуб (сүз биредә “Гойяс” командасы турында бара, шикелле) Ронига игътибар юнәлткән. Әгәр Казан клубы җитәкчелеген мәсьәләнең финанс ягы канәгатьләндерсә, бразилияле “Рубин”га кире кайтмаска мөмкин.