“Рубин” өченче урында

“Рубин” өченче урында
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Җиһангиров). Кичә үз кырында Санкт-Петербургның “Зенит” командасын 1:0 исәбе белән җиңеп (гол уругвай сакчысы Андрес Скотти исәбендә), Казанның “Рубин” командасы футбол буенча Россия чемпионаты турнир таблицасында өченче баскычка күтәрелде. Корбан Бердыев командасы исәбендә 22 очко, бу икенче урында баручы Мәскәү “Спартагы”ннан 2 баллга кимрәк. Чемпионатның турнир таблицасын үз исәбендә (15 матчтан соң) 31 очко булган “Локомотив” җитәкли. Мәскәү ЦСКАсы потенциал лидер булып кала бирә. Армеецлар 11 очрашудан соң 21 очко җыеп әлегә дүртенче урында тора.