Татарстан мөфтие Бразилия джиу-джитсу көрәшендә шәмәхә билбауга ия булды

Шәмәхә билбауны 23 майда Казанда Россия чемпионы Дауд Адаев семинар барышында тапшырды.

(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Бразилия джиу-джитсу (BJJ) шәмәхә билбавына ия булды. Бу хакта “Интерфакс”ка республика мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Пурпур билбауны 23 майда Казанда Россия чемпионы Дауд Адаев семинар барышында тапшырды. Үз чиратында мөфти социаль челтәрдә Бразилия джиу-джитсу көрәше белән үзе генә түгел, улының шөгыльләнүен дә әйткән.

"Россия чемпионы Дауд Адаев Казанда Бразилия джиу-джитсу буенча мастер-класс үткәрде. Спортчылар аның бай тәҗрибәсе белән танышты, кызыклы алымнар һәм джиу-джитсуның башка серләрен белде. Мин BJJ шәмәхә билбавын алдым. Улым Мәхмүд ак буйлы соры пояс алды, мин аның көрәш белән кызыксынуына бик шат", - дип язган Сәмигуллин.

Ул Казанда Россия чемпионының мастер-классы халыкара Спорт көрәше көненә багышланган булуын искәртте.

Шәмәхә билбау - Бразилия джиу-джитсу көрәшендә өлкәннәрнең уртача рейтингы. Киләсе – көрән билбауны ул ел ярымнан да иртә ала алмый. Көрән артыннан кара билбау була, ул инде үзенең иясенә мастер һәм эксперт исемен китерә.