Чүпрәле пенсионерлары компьютер нигезләрен дистанцион өйрәнде

Конкурсның беренче этабын 25 март һәм 29 май аралыгында үткәрү билгеләнде.

(Чүпрәле, 27 май, «Татар-информ», «Туган як», Рәшит Фәтхуллов). Россия Пенсия фонды һәм Россия Пенсионерлар берлеге күп еллардан бирле пенсионерлар арасында «Компьютер Land: «Өченче буын» республика конкурсы уздырып килә. Быел Чүпрәле пенсионерлары дистанцион белем бирү технологияләрен кулланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда аның беренче муниципаль этабы 2 марттан 19 мартка кадәр узарга тиеш иде. Әмма Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар кысасында конкурсның беренче этабын 25 март һәм 29 май аралыгында үткәрү билгеләнде.

Икенче этабы исә 20 майдан 5 июньгә кадәр узачак. 25 май көнне үткәрелгән конкурсның көчлеләр төркемендә Зур Чынлы авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наилә Сафина һәм башлап өйрәнүчеләр арасында Иске Шәйморза урта мәктәбендә эшләүче Мирза Усманов югары нәтиҗәләргә иреште. Аларның икесе дә быелгы уку елында 72 сәгатьлек программа буенча белем алды һәм сетификатка лаек булганнар иде.

«Өлкәннәрне компьютер нигезләренә өйрәтү киләчәктә дә дәвам итәр. Теләүчләр күп. Октярь аеннан беренче дәресләрне үткәрү планлаштырыла», — ди Россия Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов.