Россиянең яшь футболчылары Үзбәкстан командасыннан өстен чыкты

Җиңү китергән тупларның берсен "Рубин" футболчысы Рифат Җамалетдинов кертте.
(Казан, 27 май, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Россиянең футбол буенча яшьләр җыелма командасы иптәшләрчә уенда Үзбәкстан футболчыларыннан өстен чыкты. Үзбәкстанның Алмалык шәһәрендә узган уен Евгений Бушманов җитәкләгән команда файдасына 4:3 исәбе белән төгәлләнде. 31 майда Россия футболчылары Мәскәүдә Белоруссиядән булган яшьтәшләре белән очраша.Әлеге уеннарга "Рубин" футболчылары – Илзат Әхмәтов белән Рифат Җамалетдинов та чакырылган иде. Бүгенге матчта Рифат Җамалетдинов старт составында чыгып, беренче таймда тулысынча уйнады. Ә тренерлар тарафыннан тулысынча диярлек яңартылган икенче тайм составына Илзат Әхмәтов та эләкте.Шунысы да игътибарга лаек: Рифат Җамалетдинов бүгенге уенда пенальтины уңышлы башкарып, командага җиңү яуларга булышкан туп кертте.Футбол. Яшьләр җыелма командалары арасындагы иптәшләрчә матч. Үзбәкстан – Россия 3:4 (0:3). Голлар: Обляков, 7 (0:1). Җамалетдинов, 20 – пенальти (0:2). Обляков, 34 (0:3). Азимов, 50 (1:3). Абдухаликов, 52 (2:3). Баринов, 58 (2:4). Уринбаев, 76 – пенальти (3:4).