Актанышта өстәл теннисын үстерү турында сөйләштеләр

Татарстан Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Әйделдинов бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән килде.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). «Татарстан Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешма директоры — ТР Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Әйделдинов бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән килде. Ул район вәкилләре белән әлеге спорт төрен үстерү турында фикер алышты.

Айнур Әйделдинов «Батыр» спорт комплексында өстәл теннисы буенча узучы дәрес-күнекмәләр барышы белән танышканнан соң, район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев һәм өстәл теннисы буенча тренер Булат Солтанов белән очрашты. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Актаныштагы җитештерү-сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышып, сәнәгать паркында һәм Актаныш агрегат заводында булды.

Актанышның район Советы бинасындагы киңәшмәләр залында Артур Әйделдинов район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, район эшмәкәрләре белән очрашты. Инвестиция-венчур фондындагы үзгәрешләр, яңалыклар белән танышты, эшмәкәрләрнең сорауларына җаваплар бирде.