"Зенит" волейболчыларының көндәшләре билгеле булды

Владимир Алекно шәкертләре "Алтылык финалы"ның беренче матчында Новосибирскиның "Локомотив" командасы белән очраша.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Казанның "Зенит" волейбол клубы Россия чемпионатының "Алтылык финалы"нда "А" төркеменә эләкте һәм Сургутның "Газпром-Югра", Новосибирскиның "Локомотив" командалары белән очрашачак.

"Алтылык финалы"ның "Б" төркемендә – "Динамо" (Мәскәү), "Белогорье" (Белгород) һәм "Факел" (Яңа Уренгой) командалары үзара көч сынашачак.

Төркем этабындагы уеннар 6-8 май көннәрендә уза. Владимир Алекно шәкертләре "Алтылык финалы"ның беренче матчында Новосибирскиның "Локомотив" командасы белән очраша.

Ярымфинал уеннары – 10 майга, финал – 11 майга билгеләнгән. "Алтылык финалы" Мәскәүдә уза. Ә аңа кадәр "Зенит" 29-30 апрельдә Рим шәһәрендә Чемпионнар лигасының "Дүртлек финалы"нда катнаша.