"Динамо-Казан" волейбол командасы хәлиткеч уеннарга әзерләнә

29 апрельдә Казанда Россия чемпионатының быелгы җиңүчесе ачыкланырга мөмкин.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). 28 һәм 29 апрельдә Казанның "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә хатын-кыз командалар арасында волейбол буенча Россия чемпионаты финал сериясенең өченче һәм дүртенче уеннары уза. Сериядә исәп – 1:1. Өч җиңүгә кадәр дәвам итәчәк каршылыкка Казанда нокта куелырга мөмкин. "Динамо-Казан" һәм Мәскәүнең "Динамо" командалары арасындагы уеннар 19:00 сәгатьтә башлана.

"Европа волейбол конфедерацияләре кубогы финалы һәм Мәскәүдәге ике уенга барган 12 уенчы да сафта. Без яхшылап әзерләндек һәм авыр графикадан соң бу тәнәфес бик урынлы һәм уңышлы булды. Без Россия кубогы һәм ЕКВ кубогы ярышларында яхшы чыгыш ясадык, шуңа да чемпионатта, минемчә, җитди басым булачак. Ләкин безнең максат – Россия чемпионатын оту һәм шуның өстендә җитди эш алып барабыз", – диде бүген ачык күнегүләр вакытында "Динамо-Казан" командасы баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов.

Баш тренер әйтүенчә, финал сериясендәге ике уеннан соңгы тәнәфес файдага гына булган. Тренерлар штабы һәм уенчылар көндәш команданың Чемпионнар лигасы "Дүртлек финалы"ндагы уенын да күзәткән.

"Үзебез өчен файдалы мәгълүмат тупладык һәм, мөгаен, без шуннан файдаланырбыз да. Ләкин тактика сайлаган вакытта һәр команданың стилендә аерма булуын да истән чыгарырга ярамый", – ди Гыйләҗетдинов.