"Ак Барс" хоккей клубы Атте Охтамаа белән килешүне озайтты

Финляндия сакчысы Казан командасы данын кимендә тагын бер ел яклаячак.
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). "Ак Барс" хоккей клубы Финляндия сакчысы, 29 яшьлек Атте Охтамаа белән килешүне озайтты. Хоккейчы белән яңа килешү бер елга төзелгән.
 
Атте Охтамаа "Ак Барс" составында бу сезонда гына уйный башлады һәм 70 матчта катнашып, 14 (3+11 очко) җыйды.
 
Исегезгә төшерәбез, кичә "Ак Барс" хоккей клубының 26 яшьлек һөҗүмче Федор Малыхин белән дә ике елга килешү төзүе мәгълүм булган иде.